– Илназ, безнең халык шундый инде: «Ә-ә, аңа үсәргә әтисе ярдәм иткән», – дияргә мөмкин. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, янәсе. Чынлап та, иҗатка тартылуыгызда әтиегезнең өлеше булдымы? Шәхсән мин шикләнмим: Сезгә кемгәдер таяну, кемдер салган сукмактан атлау хас түгел, «үзем!» дигән шигар маңгаегызга ук язылган. – Әгәр балачагымны күздән кичерсәм, без энекәш белән әти-әнигә карап үстек. Аллага шөкер, алар 34 ел бергә гомер кичерә. Бу үзе үк яшь парлар өчен үрнәк күрсәткеч. Тормышта әти-әни күп сынаулар узды. Әти – чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Әнием алдында баш иям, ул искиткеч сабыр һәм түзем. Аңлыйсыздыр, сәнгать кешесе ул аерым…
…һәм аяктан егарлык хәбәр! Әйе. «Эльвира, без сине күптән эзлибез, сигез дистә җырчы арасыннан дүрт кенә кеше сайланды. Шуларның берсе — син. Безгә килегез әле», — диләр. Миңа шок булды. Ерак туганым Резедә апага серемне ачкан идем, ул: «Әниең белән киңәш тә, чакырган җиргә бергә барыгыз», — диде. Әни инде: «Нинди кеше ул? Кем ул?» — дип тотынды. Продюсер Радик Иванович Артемьев янына икәү җитәкләшеп бардык. Продюсер аңа: «Кызыгызның тавышында үзенчә-лекле тембр бар, — дип аңлата. Сез безнең шартларга ризамы, юк. Сезнең ихтыярда», — ди. Әни катгый сөйләште. «Мин аңа эшен ташларга ирек бирмим, мондагы хәлләрне белгән юк, әгәр сәхнә артындагы пычрак безгә ябышмаса, кызымны күтәреп җырчы итәргә уйласагыз, бу эшкә алыныгыз», — диде. Бәлки әнинең сүзләре үтемле булгандыр, миңа…
«Алга, бары тик алга… Ярты юлда туктап калмаска…» Спортчылар гына үзенә шундый максат куямы икән? Юк, әлбәттә! Хәер, алар өчен кузгалып киткән сызык бар да, барып җиткән нокта бар. Спортчының уңышы ничәдер минутта хәл ителергә мөмкин, ә менә сәнгать кешесе өчен җиңүләр вакыт кысаларына берничек тә сыеп бетми шул! Мәсәлән, җырчы. Ул: «Җитте, мин иҗатта үр яуладым», — дип тынычлана алмый. Аның өчен сәхнә очсыз-кырыйсыз ярыш мәйданы. Әңгәмәдәшебез, бер күрүгә тамашачыдан яраттырган, моңлы тавышы белән әллә каян аерылып торган, чибәр һәм сөйкемле Эльвира Хамматованың да фикере шундый: «Әз генә туктап торсаң да — оныталар. Шуңа күрә иҗат утын сүндермәскә кирәк». Эльвира, бик күп эстрада артистларының сукмак башы бер-берсенә охшаган: мәктәп, мәдәният һәм сәнгать университеты, сәхнә… Ә сез ничек…