Айдар Фәйзрахманов: Фольклорга “кара алтын” да җитми Татарстан дәүләт фольклор җыр ансамбле байтак еллар инде Татарстан илчесе булып чил илләрдәге миләттәшләребезгә һәм чит-ят кавемнәргә татар моңын, җыр, биюләрен, гадәт-йолаларын ирештерә. Чираттагы сәфәрләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә даими уздырыла торган сәнгать бәйрәмендә булды. Рәссамнар йортында бәйрәмме? Татарстан Рәссамнар берлеге 80 еллыгын билгеләп үтте. Заманча сәнгать галереясендә ике катны тутырып зур күргәзмә оештырдылар. Залда ут караңгы, картиналар начар яктрыртылган. Ярты сәгать йөрсәң, кул-аяклар өши башлый – салкын. Шуларны исәпкә алмаганда, барысы да әйбәт кебек. Рәссамнар елмая, бер-берсен котлый, хакимият вәкилләре дипломнар өләшә. Чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр... Татар бизәкләрен дөнья буйлап таратучылар Ирле-хатынлы Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннар оештырган “Mardesign” дизайн студиясенең татар бизәкләре төшерелгән открытка, кадендарь, смартфон тышлыклары, киемнәре Казанда инде таралып та өлгерде. Милләт гамьле яшьләр иң башта ук татар бизәкләрен халыкка таратуны максат итеп куйган була. Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Болгар шәһәре турындагы риваятькә нигезләнеп эшләнгән «Изге бакча» хореографик спектаклен тәкъдим итте 12 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Изге бакча» дип исемләнгән хореографик спектакль премьерасын тәкъдим итте. Лилия Григорьева: “Милли сәнгатебезнең матурлыгын чит илләргә чыккач күрдем” Лилия белеме буенча математик. 15 ел буе туристик фирма җитәкләгән. Үзе дә дөнья тирәли сәяхәт итеп, бик күп илләр күргән, исәпсез-сансыз халыкларның мәдәнияте белән танышкан. Татарга классик музыка кирәкме? Татар классик музыкасын бүген кайда тыңларга була? «Мулла» фильмын карый алырбызмы? «Татарстанда төшерелгән кино милли булырга тиеш. Шул очракта халык аны карарга йөриячәк. Акчасын да кызганмаячак. Ул драма да, комедия дә булырга мөмкин, әмма анда халык үзен-үзе танысын», – Казанның «Мир» кинотеатрында «Республика байлыгы» проекты кысаларында булып узган матбугат очрашуында Татарстанның Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров әнә шулай дип белдерде. Бу көнне биредә тамашачылар игътибарына кыска метражлы дүрт фильм тәкъдим ителде. Һинд кинолары аша – сәхнәгә Режиссер дигәндә, бик җитди кыяфәтле кеше күз алдына килә. Менә ул бер аягын икенче аягына куеп артистлар уенын күзәтә.Теш арасына трубка яки сигарет кыстырган, торып-торып тирә-юньгә хуш ис таратып, нәни генә чынаяктан затлы каһвә йотып куя. Режиссер ярдәмчесе дигәндә дә, режиссер белән башын-башка куеп фикер алышучы шундый ук кәттә кеше күз алдында җанлана. Киноны халыкка якынайту сорала Татарстан киносы республикабыз җәмәгатьчелегендә күптәннән борчу тудыра. Чөнки халкыбызны затлы, матур итеп күрсәткән кинофильмнар төшерелми. Дистә елдан артык вакыт халыкара мөселман киносы фестивален үткәреп килсәк тә, республикабыз анда чит-ятларның балаларына кызыгып караган кысыр хатынны хәтерләтә. “Татар моңы – 2015”: гран-прига ия булырдай җырчы юкмы? 29 декабрьдә “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә “Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Талантлы яшьләребезнең күп булуына сөенеп утырдым. Сәхнәдә өч сәгать дәвамында халкыбызның милли моңнары яңгырады. Бу инде фонограммага авыз ачып тору гына түгел. Һәр катнашучы Казан дәүләт консерваториясенең татар сәнгате факультеты каршында эшләүче “Татарика” камера оркестрына кушылып җырлады. Марсель Галиев: Миндә татар йөрәге тибә! Әлмәт татар дәүләт драма театры 71 нче сезонын Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай бүләге иясе Марсель Галиев иҗаты буенча куелган “Каләм очында – Галәм” дип исемләнгән манзара белән ачты. Труппаның әдәби театр жанрына алынуы юкка түгел. 2015 ел – Россиядә Әдәбият елы. ХХI гасыр драматургиясендә мейнстрим көтеләме? Бүгенге көндә Республикабыз драматургиясе нинди хәлдә? Ул кайсы юлдан атлый? Үсеш-үзгәреш тенденцияләре нинди? Кемнәр алар – бүгенге көн драматурглары ? Татар драмасының киләчәге бармы? Шушы сорауларга җавапны “Продвижение” пьесалар конкурсы эзләп карады. Аккош күле буйларында Илһам моңы сибелә… Аккош күле – барлык иҗат әһелләренең дә яраткан урыны. Биредә алар җыелышып, гүзәл табигать кочагында фикер алышып, ял итеп, алга таба иҗат итү өчен көч туплап, үзләренең эш урыннарына таралыша. Әйе, озак еллар дәвамында инде Аккош күле – иҗатчылар өчен илһам чыганагы булып тора. «Илһам сәйраны» дип аталган җыенның да нәкъ шушы урында үткәрелүе очраклы гына түгел. В началоНазад123456ВперёдВ конец Страница 5 из 6