Сәхифәләр
Туфан Миңнуллин — гаҗәп талант иясе. Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләре тудырган шәхес. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны өйрәнә белү тырышлыгын, аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән.Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли белде. Аның һәр әсәрендә әллә никадәр табыш бар. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Үзебез сайлаган язмыш», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре» һәм башка бик күп спектакльләр — болар бит татар тормышының энциклопедиясе. «Әлдермештән Әлмәндәр», гомумән, мәңгелек, классик әсәр. Туфан, икенче яктан, татар сәхнә сәнгатенең, иң бай, иң мул, иң үзенчәлекле иҗат чыганагы. Татар театры сәнгатен ул әйдәп барды дисәк тә һич артык булмас. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчуриннар традицияләре Туфан әсәрләрендә дәвам итә. Дөньяда яшәүнең…
Бу сөйләшү танылган режиссёр Празат Исәнбәт өендә булды, мин бу очрашуны видеога язган идем, әңгәмә шул тасмадан күчерелде. Батулла. Празат абый, иң беренче эш итеп, исемең турында сөйләшеп алыйк әле. Татарда бик сирәк очрый торган исем… Празат. Ие, әтием аңлата торган иде, әтием ул исемне фарсы теленнән алган. Ул ике өлештән тора. «Пөр» белән «азат». Тулы азатлык иясе, дигән сүз. Әтием минем тулы азатлыкка ирешүемне теләгәндер, мөгаен. Батулла. Синдә «эш аты» дип әйтерлек бер хосусият бар. Кемдер куярга алынмаган пьеса, ташландык пьеса, хәтта күп кешегә ошамаган пьеса, ләкин темасы белән ниндидер бер датага туры килә, куярга кирәк. Син гадәттә «ошамый» дип тормыйсың, җиң сызганып эш башлыйсың. Һәм, әйтергә кирәк, шул үги пьесадан кеше карарлык спектакль ясап чыгара торган…
Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен.Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Аның кебек зирәк, миһербанлы, сабыр, акыллы кеше юк сыман. Вәли белән «Мәхәббәт» дуэтыбызны яңартырга теләгебез бар, парлап башкарган җырга клип та төшерәсебез килә, ләкин вакыт җиткерә алмыйбыз. Иң беренче чиратта без әти-әни, шуңа күрә вакытында балаларыбызга яхшы белем, нигезле тәрбия бирергә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз.Мин үскәндә барлык дәрестән тыш түгәрәкләр үзем укыган Түбән Кама шәһәренең 2 номерлы гимназия базасында булганлыктан, уңайлы иде. Улыбыз Мөхәммәтнең дә тавышы бар, матур җырлый, ләкин хәзер, яшь үзенчәлеге белән бәйле булгангамы, ояла башлады. Ул эзләнә, бер генә кызыксынуына да каршы килмибез: бассейнга, акробатикага язылдык, хоккей, футбол…