Сәхифәләр
Беренче класста гына укыса да, кинәт үсеп киткән, нәзек, курач кызыкай Нәкыянең тездән түбән төшеп торган ак ыштан балагыннан чеметеп тартып: «Әй, кызый, минем тирәмдә бик чыркылдап йөрмә, бер заман кайтып өйләнермен әле үзеңә», – дигән идем мин – унынчы класста укучы егет. Ник тарттым икән ыштан балагыннан! Соңыннан, байтак еллар үткәч, язмышлар безне гомерлеккә кавыштыргач, исем китеп, еш кына уйланган мизгелләрем булды. Шул уй-фикерләремә йомгак ясап, сезгә дә ачарга булдым күңел сандыгымны... Ир-атлар фронтта. Сугыш еллары хатын-кыз укытучыларны да кайсын кая таратып бетерде. 1944 елның көзендә мин укыган Югары Баграж урта мәктәбен дә яптылар. Мин унынчы классны ата-бабамның туган төбәге…