Сәхифәләр
Фейсбуктагы фейкларга күз салсаң, без соңгы елларда сәхнә генә түгел, чын мәгънәсендә «мәдәният киллерлары»на әйләнеп барабыз шикелле. Мәдәниятне үстерү хакында аналитик фикерләр тәкъдим итү урынына ошбу өлкәдәге һәр «кадровый» үзгәреш саен, бигрәк тә министрлыкның театр сәнгатенә кагылышлы үзгәрү-үзгәртүләренә кагылышлы нисбәттә фейсбукта һәм кайбер электрон басма-сайт битләрендә артык ыгы-зыгы куптардык, төп энергияне «ул болай иде, ул тегеләй иде» дигән кебегрәк чүбек чәйнәүләргә юнәлтеп, үзебезнең алтын вакытны сарыф итәбез кебек. Без бу очракта бигрәк тә Баш театрыбыз, бар татар дөньясының театры сәнгатендәге йөзек кашы булган Камал театры репертуары тирәсендә «ботка пешерү»ләр, Буа татар дәүләт театры, Кариев, Тинчурин һәм Минзәлә дәүләт театрларындагы лабораторияләр,…
– Илназ, безнең халык шундый инде: «Ә-ә, аңа үсәргә әтисе ярдәм иткән», – дияргә мөмкин. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, янәсе. Чынлап та, иҗатка тартылуыгызда әтиегезнең өлеше булдымы? Шәхсән мин шикләнмим: Сезгә кемгәдер таяну, кемдер салган сукмактан атлау хас түгел, «үзем!» дигән шигар маңгаегызга ук язылган. – Әгәр балачагымны күздән кичерсәм, без энекәш белән әти-әнигә карап үстек. Аллага шөкер, алар 34 ел бергә гомер кичерә. Бу үзе үк яшь парлар өчен үрнәк күрсәткеч. Тормышта әти-әни күп сынаулар узды. Әти – чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Әнием алдында баш иям, ул искиткеч сабыр һәм түзем. Аңлыйсыздыр, сәнгать кешесе ул аерым…
Таhир-Зөhрә, Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәтенә тиң: сөешү хакында сөйләсәләр, ышанмагыз: ир һәм хатын ягыннан бердәй тигез, тәңгәл хис-тойгы да, бертигез дәрәҗәдә сак, ипле мөгамәлә дә, бердәй дәрт-темперамент та була алмый. Гаиләдә берәү өстенлек итә – акыл-хәйлә көче белән идарә итә, ә икенчесе аңа буйсына, берсе күбрәк көч-куәт сарыф итә, икенчесе аңа аркалана, берәү әйдәп бара, икенчесе иярә. Һәм нәкъ шундый гаиләдә генә иминлек