Проектлар
(Казан, 26 март, "Татар-информ"). 13 апрельдә Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Фестиваль укучыларның һәм яшьләрнең мәдәни белемен үстерү, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру, рухи, интеллектуаль, иҗади һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәләтле балаларны эзләү һәм алар белән эшләү системасын булдыру максатларын күздә тота. Чара Казан шәһәре укучылары арасында сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү, аларда татар телен үстерүгә кызыксыну уяту, рухи һәм физик камиллеккә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, шәхес буларак җитлегергә омтылу бурычларын куя, диелгән әлеге хәбәрдә. Әлеге чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Г.Кариев исемендәге Казан Татар…