Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграм аша үзенә стилист эзли икән. «Күпме мине сүгәргә була инде?! Киенергә ярдәм итегез әле! Яңа елдан, яңа программама нәкъ сез күрергә теләгәнчә киенермен, языгыз, сездән киңәшләр көтәм!» – дип ярдәм сорый укучыларыннан атаклы җырчы.
Хәер, һәр кешегә ярап бетеп булмас. Гаеп эзләүче кеше һәрчак әйтәсе сүзен табыр. Артистканың укучылары да бу хакта искәртеп киттеләр. Алар башка кешеләрнең юк-бар сүзенә игътибар итмәскә киңәш итәләр.
«Бик матутр утырасыз әле монда... Акча булганда стилист табу зур проблема түгелдер. Ә менә үзен җырчыга санап йөручеләрдә Зәйнәб Фәрхетдинова тавышы булмау, анысы башка тема», «Кайсысына нәрсә ошамый инде? Мин Зәйнәбнең килешсез киемен күргәнем юк. Бик тә килешле матур киенә», – дип җырчыны хуплыйлар инстачылар.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @zaynabfarhetdinova