100 header

Данир Сабиров: «Сугышып үлегез!»

Понедельник, 23 декабря 2019 11:38

Популяр артист Данир Сабиров хатын-кызлар игътибарын һәрвакыт тоеп яши. Ул сөекле ир, газиз ул, яраткан әти һәм шәп кияү! Шәп булмаса, тещасын шул кадәр мактар идемени?!

Тормыш иптәше Миләүшәнең әнисен туган көне белән котлый артист. «Тещага берүк күз тидерә күрмәгез. Саклап кына торам. Яратам!» – дип яза Данир үзенең Инстаграм тасмасында.

Котлау сүзләреннән соң, хатынының әнисенә рәхмәтен белдерә артист. «12 елга якын бергә торып, кызың белән сүзгә килсәк тә, мине яклыйсың, аны яманламыйсың», – ди артист. Чыннан да, әни кешеләргә балалар мөнәсәбәтенә артык кысылмыйча, яшь гаилә татулыгын акыллы гына җайлап тора белү – зур талант! Диләрә ханымның балаларына шаяртып әйтергә яраткан фразасы: «Сугышып үлегез!» икән. Чыннан да, мондый сүзләрдән соң үзеннән-үзе тату гына яшисе килә башлыйдыр.

Дуслар, әлбәттә, болар шаярту гына. Диләрә ханымны күркәм бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм матур киләчәк телибез!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @milagrasss555

Гөлназ Асаева: «Төпкә төшеп утырдым»

Понедельник, 23 декабря 2019 11:09

Узган елны Гөлназ Асаеваның исеме һәрбер кешенең тел очында йөри иде дисәк ялган булмас. Бу елны нигәдер җырчы тынып калды кебек.

Агымдагы ел артистка өчен бик авыр булган икән. Бу хакта ул инстаграмында язды. «Төпкә төшеп утырып, ничек үземдә көч табып, кире сәхнәгә чыгарга икән дигән уйда 1 ел йөрдем... Чыннан да бик авыр булды, бөтенесен язып тормыйм, хәтта иң якын кешеләрем дә миңа кул селтәде. «Синнән чыкмый, сине халык онытты, син беркемгә дә кирәкмисең, даже не рыпайся» – дип йөзгә карап әйткән чакларында, үземне кулга алып, мин булдырачакмын дигән уйда яңадан эшли башладым», – дип бүлешә Гөлназ.

Инстачылар Асаеваны хупладылар һәм алда бары тик уңышлар гына теләп калдылар.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @asaeva_official

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу ел бик авыр булды. Топкэ тошеп утырып,ничек уземдэ коч табып,кире сэхнэгэ чыгарга икэн дигэн уйда 1 ел йоредем... Чыннан да бик авыр булды,ботенесен язып тормыйм,хатта ин якын кешелэрем дэ мина кул селтэде,"Синнэн чыкмый,сине халык онытты,син беркемгэ дэ кирэкмисен,даже не рыпайся"-дип йозгэ карап эйткэн чакларында,уземне кулга алып,Мин булдырачакмын дигэн уйда янадан эшли башладым. Хэм нэтижэсе бн мин элегэ канэгэт. 3 Премия бу елга))) "Оныта алмыйм"-жыры бн 2 премия алдык,Буген "Син икэнсен" жыры бн "Ин монлы жырчы" дигэн номинацияда жину яуладым!!! Рэхмэт сезгэ,газиз тамашачым! Рэхмэт Туган Телгэ! Рэхмэт Ильдус Давляновка. #гульназАсаева . . Платье от : @prokatplatevvufe

Публикация от Гульназ Асаева? (@asaeva_official)

Узган атнаның төп вакыйгасы – легендар халыкара «Татар җыры» фестиваленең 20 еллык юбилей тамашасы узды. Биредә «Барс Медиа» фикеренчә узган егерме еллыкның иң популяр җырчылары билгеләнде.

Концертта катнашкан һәрбер артист чын мәгънәсендә «Алтын Барс» сынына лаеклы, чөнки аларның күбесенең хитлары соңгы 20 ел дәвамында халкыбызның күңелен җылыта.

Бәйрәм концертында кияү белән кәләш кебек киенгән Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова дуэт башкардылар. Тамаша тәмамланганнан соң төрле матбугат чараларында юбилей концертына һәм артистларга бәя бирелгән мәкаләләр барлыкка килде. Шуларның берсе Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың күңелен кайтарган. «Илдар Хәкимов та җырлады. Ул Гүзәлгә ияреп килгән инде. Бигайбә, Илдар. Әмма хатының синнән популяррак. Ул исемлеккә һичшиксез керә, ә син, әгәр Уразова синең хатының булмаса, бәйрәм сәхнәсендә чыгыш ясар идең микән?» – диелгән әлеге язмада.

Шушы сүзгә түзә алмыйча, җырчы мәкаләнең авторын тамашачылар хөкеменә чыгарган. Хәзер инде Гүзәл Уразованың Инстаграм тасмасында «Кем танылганрак?» темасына ачык сөйләшү бара.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Алмаз белән Зөлфирәнең күптән түгел никахы узды кебек. Әмма тантанадан инде ярты елга якын вакыт узган икән. Ялларда яшь пар гөрләтеп туй уздырды.

Гөлләрдәй матур парны бар татар инстаграмы котлады. Туйда булган артистлар да котлаулы язмаларын урнаштырдылар. «Мирзаяновлар! Фазлыевлар сезне тагы бер кат чын күңеленнән котлый! Бәхетле булыгыз!
Гөрләп кирәк яшәргә! Туй нык шәп булды! Рәхәтләнеп ял иттек», – ди Азат Фазлыев.

Котлауларга танылган скрипкачы Динә Закирова да кушыла:  «Сюрпризлар ясап сөйгәннәрен сөендерә алган кешеләргә исем китә минем, Алмаз шундыйлардан!».

Котлауларга без дә кушылып, яшь гаиләгә озын һәм тигез гөмер, чәчкәләргә күмелгән юллар телибез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @zulfira_shaydullina

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кичәге туйның иң матур өлеше белән булешәсем килә ! Видеоны караган саен кузгә шатлык яше тула. Сюрпризлар ясап сөйгәннәрен сөендерә алган кешеләргә исем китә минем , Алмаз шундыйлардан ! Бәхетле булыгыз ! PS - @aidar_studio Айдар абыйга гашыйк булмаган хатын кыз калды микән әле ул ?! Аның аерым бер серле узенә тартып тора торган энергетикасы бар . Ул аңа гына хас сөйкемлелеге , тыйнаклыгы , тәртиплелеге белән бөтен эстрада җырчыларыннан аерылып тора . Иҗатыгызны Бик яратам ... " Кадерле җан " җырыгыз өчен аерым мең рәхмәт ... Ул гениаль ... Көн дә тыңлыйм , туймасмын кебек ... @almazinde @zulfira_shaydullina #свадьбагода #елвакыйгасы

Публикация от Динә Закирова (@dinazakirova_dz)

Хәбәрләр

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+