Тормышта үҗәтлегем булыша Ният иткән – морадына ирешкән. Арча кызы Динара Шәйдуллина да шундый максатчан һәм тырыш туташ. Хыялларны тормышка ашыру юлындагы табыш һәм югалтулары хакында сөйләштек. - Динара, син кияүдәме? Тормышыңны ныклап сәхнә белән бәйләргә җыенасың, ирең каршы килмәсме? - Тормышымда авыр мизгелләр булып алды, мин моны яшермим. 2016 елда сәхнә өлкәсендәге егет белән никахым булган иде. Хәзерге заманда никахсыз гына, яшәп карыйбыз дип Европадагыча мөнәсәбәтләр коручылар шактый. Безнең гаиләдә андый нәрсә килешми, тәрбиябез башка. Абыем намаз да укыштыргалый. Никахлашкан кешем белән аз очрашып йөрдек, холыкларыбызны белеп тә бетермәгәнбездер. Бергә яши башлагач, бер-беребезгә туры килмибез дип нәтиҗә ясадык. Мине тулысынча аңлый торган… «Ак каләм сүзе» «Ак каләм сүзе» рубрикасын дәвам итәбез. «Ак каләм сүзе» «Ак каләм сүзе» рубрикасын дәвам итәбез. Мияубикә булып рәхәтләнеп уйныйм. Песи булып баздан тәмле каймак урлыйм. Ә аннары: «Тотыгыз! Тот,карак бар!» ‒ дип, Мәче кебек дөнья бетереп мырлыйм... (Зиннур Хөснияр) «Ак каләм сүзе» Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Бүген «Ак каләм сүзе» рубрикасы кысаларында баш мөхәрриребез Зиннур Хөсниярның шигырьләрен тәкъдим итәбез. Фикерләрегезне көтеп калабыз. Сәхнә киллерлары Фейсбуктагы фейкларга күз салсаң, без соңгы елларда сәхнә генә түгел, чын мәгънәсендә «мәдәният киллерлары»на әйләнеп барабыз шикелле. Мәдәниятне үстерү хакында аналитик фикерләр тәкъдим итү урынына ошбу өлкәдәге һәр «кадровый» үзгәреш саен, бигрәк тә министрлыкның театр сәнгатенә кагылышлы үзгәрү-үзгәртүләренә кагылышлы нисбәттә фейсбукта һәм кайбер электрон басма-сайт битләрендә артык ыгы-зыгы куптардык, төп энергияне «ул болай иде, ул тегеләй иде» дигән кебегрәк чүбек чәйнәүләргә юнәлтеп, үзебезнең алтын вакытны сарыф итәбез кебек. Без бу очракта бигрәк тә Баш театрыбыз, бар татар дөньясының театры сәнгатендәге йөзек кашы булган Камал театры репертуары тирәсендә «ботка пешерү»ләр, Буа татар дәүләт театры, Кариев, Тинчурин һәм Минзәлә дәүләт театрларындагы лабораторияләр,… Хыялыңа хыянәт итмә Сәхнәдәге чыгышлары белән ут яндыручы җырчы, татар эстрадасының «зажигалкасы» Римма Никитина белән күпләребез таныш. Сәләтле һәм тырыш җырчы кыз тиз вакыт эчендә татар сәхнәсендә танылу алды һәм үз тамашачысын табуга иреште. Ул ир-егетләрне бер мизгелдә үзенә гашыйк итә, ә яшь кызлар аңа охшарга тели. Шулай да Римманың балачагы һәм кызыксынулары турында без бик аз беләбез. Җырчының мәктәп еллары, балачак хатирәләре һәм иҗат серләре турында үзе белән сөйләштек. – Син узеңне нинди җанр артисты дип саныйсың? Ни өчен шул юнәлешне сайларга булдың? – Татар эстрадасына «зажигалка» буларак килеп кердем, азмы-күпме үземнең тыңлаучыларым «минем хорошийларым» Аллага шөкер бар. Яшьләр стилендә эшләү миңа… «Мин «Юк!» дип әйтә белмим» Безнең кунагыбыз — театр һәм кино артисты, режиссёр, сценарийлар авторы, «Болгар радиосы» алып баручысы, продюсер Илфак Илшат улы Хафизов. — Илфак, Сез эшләгән «Болгар радиосы»ның «Иртәнге чәй» тапшыруы бүген радио тыңлаучылар арасында бик популяр. Җырларым белән ярты Рәсәйне уздым – Илназ, безнең халык шундый инде: «Ә-ә, аңа үсәргә әтисе ярдәм иткән», – дияргә мөмкин. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, янәсе. Чынлап та, иҗатка тартылуыгызда әтиегезнең өлеше булдымы? Шәхсән мин шикләнмим: Сезгә кемгәдер таяну, кемдер салган сукмактан атлау хас түгел, «үзем!» дигән шигар маңгаегызга ук язылган. – Әгәр балачагымны күздән кичерсәм, без энекәш белән әти-әнигә карап үстек. Аллага шөкер, алар 34 ел бергә гомер кичерә. Бу үзе үк яшь парлар өчен үрнәк күрсәткеч. Тормышта әти-әни күп сынаулар узды. Әти – чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Әнием алдында баш иям, ул искиткеч сабыр һәм түзем. Аңлыйсыздыр, сәнгать кешесе ул аерым… Ул сәхнә өчен туган... Лилия Зөфәр кызы кебекләр турында «Ул сәхнә өчен туган», – диләр. Аның чыгышлары тамашачы тарафыннан һәрчак көтеп алына. Күңелнең яшерен кылларын тибрәтүче моңлы җырлары аша да, район күләмендә иң җаваплы чараларны алып баручы буларак та иҗатына гашыйклар көннән-көн арта. Моның сере гади: сәхнә һәрвакыт яктылыкны, матурлыкны һәм яңалыкны ярата бит. Бу өч сыйфат та аңа табигатьтән бирелгән. Лилия Зөфәр кызының холкын чагылдырган шул күркәм сыйфатлары җитәкче булгач та үзләрен һәрвакыт сиздереп тора. Иң беренче көненнән үз алдына зур максатлар куеп башлап җибәрде ул эшчәнлеген. Бүлекнең матди-техник базасын ныгыту, районның үз кадрларын табу һәм үстерү, эш барышында заманча алымнарны куллану никадәр… Тормыш миңа күрсәтте, еламаска өйрәтте... – Бер көнне инстабитеңә язып элгән «ике ел элеккеге тарих» – әтиең белән булган күңелсезлекләр... Җайлашып беттеме әле, Заһир Исрафилов үз бизнесын кире кайтара алдымы? – Әйе, акрынлап бар да җайланып килә. Ширкәтен үзенә кайтарды әти, дөрес, әле суд эшләре автопром белән бәйле бизнесыбыз эшләрен консервлап куйды... Әмма анда ул суд, сизо проблемаларыннан бигрәк, башкасы бик авыр булды. Гаиләбезнең бик якын дусты тез астына китереп сукты. Бик зур суммада безнең гаиләнең акчасын үзләштерде... Без аны дусларча өйгә чакырып кунак итә идек, ул баксаң, безгә досье туплап йөргән булып чыкты. Әмма дөреслек бар ул: без үзебезнең карак булмавыбызны расладык, ә ул… Моңнарымны сезгә тапшырам... Сәхнәдә зифа буйлы, айдай яктылык, нур сирпелеп торган, түгәрәк йөзле, сөйкемле бер кыз җырлый. Юк җырламый гүя аккош кебек йөзеп бара, менә-менә канатларын җилпеп очып китәр, бар җиһанны тутырыр төсле. Вафирә Гыйззәтуллина хакында әнә шундый балачак тәэсирләрем генә хәтергә уелып калган. Зәңгәр экраннар аша моңнарын ирештерүче бу ханымның ни дәрәҗәдә зур йолдыз икәнлеген ул чакта сабыйлыгым белән аңлап та Илһам – халкыбызның илһамы ул Җәмгыять тормышында һәр шәхеснең үз урыны, аңа гына хас булган вазифасы бар. Укытучы кеше балага белем бирергә, кибетче әйбәт сәүдә итәргә, машина уйлап табучы яңа төр машиналар булдырырга, җитәкче кешеләр үз кул астында эшләүчеләрнең хезмәт хакы, тормыш-көнкүреше турында кайгыртырга тиешләр. Үз эшен җиренә җиткереп, әйбәт итеп башкаручыларны халык якын итә, аларны үз күрә. «Тәҗрибәле укытучы», «намуслы кибетче», Ләйсән - бик көнчел, Салават аннан да көнчелрәк... Таhир-Зөhрә, Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәтенә тиң: сөешү хакында сөйләсәләр, ышанмагыз: ир һәм хатын ягыннан бердәй тигез, тәңгәл хис-тойгы да, бертигез дәрәҗәдә сак, ипле мөгамәлә дә, бердәй дәрт-темперамент та була алмый. Гаиләдә берәү өстенлек итә – акыл-хәйлә көче белән идарә итә, ә икенчесе аңа буйсына, берсе күбрәк көч-куәт сарыф итә, икенчесе аңа аркалана, берәү әйдәп бара, икенчесе иярә. Һәм нәкъ шундый гаиләдә генә иминлек В началоНазад12345678910ВперёдВ конец Страница 1 из 36