Аны халык ярата Туфан Миңнуллин — гаҗәп талант иясе. Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләре тудырган шәхес. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны өйрәнә белү тырышлыгын, аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән.Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли белде. Аның һәр әсәрендә әллә никадәр табыш бар. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Үзебез сайлаган язмыш», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре» һәм башка бик күп спектакльләр — болар бит татар тормышының энциклопедиясе. «Әлдермештән Әлмәндәр», гомумән, мәңгелек, классик әсәр. Туфан, икенче яктан, татар сәхнә сәнгатенең, иң бай, иң мул, иң үзенчәлекле иҗат чыганагы. Татар театры сәнгатен ул әйдәп барды дисәк тә һич артык булмас. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчуриннар традицияләре Туфан әсәрләрендә дәвам итә. Дөньяда яшәүнең… ЭШ АТЫ — ПРАЗАТ Бу сөйләшү танылган режиссёр Празат Исәнбәт өендә булды, мин бу очрашуны видеога язган идем, әңгәмә шул тасмадан күчерелде. Батулла. Празат абый, иң беренче эш итеп, исемең турында сөйләшеп алыйк әле. Татарда бик сирәк очрый торган исем… Празат. Ие, әтием аңлата торган иде, әтием ул исемне фарсы теленнән алган. Ул ике өлештән тора. «Пөр» белән «азат». Тулы азатлык иясе, дигән сүз. Әтием минем тулы азатлыкка ирешүемне теләгәндер, мөгаен. Батулла. Синдә «эш аты» дип әйтерлек бер хосусият бар. Кемдер куярга алынмаган пьеса, ташландык пьеса, хәтта күп кешегә ошамаган пьеса, ләкин темасы белән ниндидер бер датага туры килә, куярга кирәк. Син гадәттә «ошамый» дип тормыйсың, җиң сызганып эш башлыйсың. Һәм, әйтергә кирәк, шул үги пьесадан кеше карарлык спектакль ясап чыгара торган… “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәменнән фоторепортаж “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәмендә 17 һава судносы катнаша. Бу хакта бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясендә җәйге динамика буенча Татарстан үзәк аэроклубы җитәкчесе урынбасары Сергей Логвиненко хәбәр иткән иде. Фото: редакция Мин матурлыкка гашыйк! Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен.Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Аның кебек зирәк, миһербанлы, сабыр, акыллы кеше юк сыман. Вәли белән «Мәхәббәт» дуэтыбызны яңартырга теләгебез бар, парлап башкарган җырга клип та төшерәсебез килә, ләкин вакыт җиткерә алмыйбыз. Иң беренче чиратта без әти-әни, шуңа күрә вакытында балаларыбызга яхшы белем, нигезле тәрбия бирергә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз.Мин үскәндә барлык дәрестән тыш түгәрәкләр үзем укыган Түбән Кама шәһәренең 2 номерлы гимназия базасында булганлыктан, уңайлы иде. Улыбыз Мөхәммәтнең дә тавышы бар, матур җырлый, ләкин хәзер, яшь үзенчәлеге белән бәйле булгангамы, ояла башлады. Ул эзләнә, бер генә кызыксынуына да каршы килмибез: бассейнга, акробатикага язылдык, хоккей, футбол… ТЕАТР ДӨНЬЯСЫ ДА БИК ЯКЫН МИҢА Барлык булмышы белән сәхнә өчен туган затлар була, Гөлназ Гафурованы да шундыйлардан дип исәплим. Беркайчан да карьера ясауны тормышта беренче урынга куймадым, ди җырчыбыз. Ләкин табигать биргән сәләтләрен үстерүдә тырышлыклары күренеп тора. — Гөлназ, җырчы булу балачак хыялың идеме? — Чыннан да, бала чакта күпләрнең якты теләге җырчы булудыр ул. Мин дә искәрмә түгел.Ләкин рәсем ясауны күбрәк яраттым, дизайнер булырга хыялландым. Мәскәүгә модельер-дизайнерлыкка укырга керергә теләгем бар иде. Күп кенә күлмәкләрем үземнең сызымнар буенча тегелгән, сабакташларыма да төрле кием фасоннары ясап бирә идем. Түбән Камада сәнгать мәктәбендә укыдым. Шулай ук бию белән шөгыльләндем, музыка мәктәбендә фортепианода уйнау серләренә төшендем, нәкъ менә шул чорда укытучым Луиза Шакирҗан кызы миндә җырлау сәләте барлыгын күреп алды, шул юнәлешкә кереп… Күпкырлы талант иясе Ул күптән инде халык арасында абруй яулады. Сүз нинди генә эшкә алынса да, зур уңышларга ирешкән Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисткасы, Н.Җиһанов исемендәгеКазан дәүләт консерваториясе доценты һәм җыр укытучысы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова турында бара. Мондый күпкырлы талант ияләре сирәк туа. Әгәр Клара ханым иҗатын фәкать эстрада жанры белән генә чикләсә дә, иң популяр җырчы сыйфатында хәтердә калыр иде. Без әле аны тагын ил һәм дөньякүләм танылган опера җырчысы буларак та беләбез. Соңгы ике дистә елда Клара Әкрам кызы яшь талантлар тәрбияли.Бу юнәлештә дә аның хезмәте мактауга лаек: шәкертләре ил һәм дөнья сәхнәләрен яулап, яраткан остазларына дан китерә. «Авыл кызы булып үстем!» — Мин урта белемне 8 мәктәптә укып алдым, — дип сүз башлады Клара Әкрам кызы. — Сәбәбе шул: төрле җаваплы эшләр башкарган әнием белән авылдан-авылга йөреп укыдым. Шуңа… Печән базарыннан фоторепортаж Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының соңгы көне "Черек күл" паркындагы "Печəн базары" заманча татар мəдəнияте фестивалендә узды. “Печән базары” заманча татар мəдəнияте фестивале сәгать 11:00 кичке 22:00 кадəр "Черек күл" паркында эшләп килде. Быел фестивальдə 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет; татарлар, мəдəният һəм Казан тарихы турында лекторийлар, Казан ханлыгы археологиясе турында экскурсияләр үткәрелде. Кафе һəм рестонаннар тəкъдим иткəн мастер-класслар, фин, америка, себер, əстерхан татарларының милли ризыклары; балалар мəйданчыгы, "Бию for you" мастер-класслары, акустик татар музыкасы, заманча рəссамнарның инсталляциясе тəкъдим ителде. Фотограф: Рәмис Нәҗмиев Драматургия хакында бер фикер (Видео) Белешмә: Бүгенге көндә Форум Бөтен дөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора фото: Салават Камалетдинов (татар информ) Киләчәккә максатлар Белешмә: Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставы буенча форум ике елга бер тапкыр уздырыла. БТЯФ игьтибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү - Форумның максаты итеп билгеләнә. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә. Бу чараларны сезнең төбәктә дә үткәрик ! (Видео) Белешмə: Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004нче елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә. Ике ел эчендә бик күп чаралар оештырылган. "Мин татарча сөйләшәм" гә -13 ел, "Печән базары" на - 6 ел... Татар яшьләре проектлары (Видео) Форумда татар яшьлəре оешмаларының “Проектлар аллеясе” эшләячəк. Программаны округлар буенча проектлар сессиясе дəвам итəчəк. Һəр оешма проектларын тəкъдим итə, ә чакырылган экспертлар һəм аудитория бəяли һəм проектлар башка районнарда кулланылырга лаеклымы икəнлеге ачыкланачак. Җәлил эзләреннән... Шагыйрьнең кече ватаны Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылындагы Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексына музей бинасы, Мәдәният йорты, авыл мәктәбе һәм шагыйрь мемориалы булган парк керә. Музей М.Җәлилнең туган йортындагы җиһазлар белән баетылган. Фото һәм видео: Зиннур Хөснияр архивыннан Залда – “Ак калфак”, сәхнә артында – фаҗига: Мосафирның соңгы егылуы Гомере буе театр дип яшәгән – татар театрының артисты, режиссеры һәм драматургы булган, Камера театры дип хыялланган Гафур Каюмовның 60ы туларына җиде ай кала халык театрының сәхнә артында фаҗигале төстә гомере өзелә. “Татар-информ” татар драматургия дөньясында югары бөеклекләргә күтәрелгән һәм иҗади яктан “янып бетеп” мосафирлыкка чыккан, ахыр чиктә туган ягына кайтып егылган татар шәхесенең тормышына һәм иҗатына күзәтү ясады. Әлеге фаҗига Арчада “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы күчмә утырышы барган көннәрдә була. Чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан җыелган актив татар хатын-кызлары Арчада төрле чараларда катнашып, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән таныша. Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов әйтүе буенча,… В началоНазад3456789101112ВперёдВ конец Страница 8 из 36