Уттан яралган артистка Фатыйма ханым Ильская турында буыннан буынга риваятьләр сөйләнер. Чынын да, арттырылганын да. Чөнки бөекләр турында башкача була алмый. Ни генә сөйләнсә дә, тузга язмаган хәлләрме, ал арның даһилыгы турындамы — андый мәзәкләр, арттырулар бөек шәхесне кимсетә алмый, алар бары тик бөекне тагын да бөекләндерә генә. Даһиларның без сәер якларын да, кетеречле холыкларын да белергә, өйрәнергә тиешбез. Бу мәдәниятле һәр илдә шулай. Көрәшче токымлы Зәкия Легенда. Монолит. Гигант. Театрның бренды. Тере тарих... Зәкия Туешеваны белүчеләр Татарстанның халык артисты, танылган режиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны, декабрьдә генә 95 яшен билгеләп үткән Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины турында шундый фикердә. Ә үзе турында Зәкия апа: «Хатын-кыз - хатын-кыз инде ул. Аның дәрәҗәсе үзе белән», – ди. Ярдәмчел һәм нечкә күңелле театр директоры Мин Шамил абый Закиров белән танышканчы, аның кебек кешене беркайчан да күргәнем юк иде. Ул бигрәк тә кешегә ярдәм итү ягыннан бөтенләй үз дәрәҗәсендә иде. Камал театрында директор урынбасары булып эшләгән Кадым Нуруллин миңа бер әңгәмә вакытында болай диде: «Мин Шамил абыйга шаккатам. Ул ниндидер ярым таныш кешегә ярдәм итәр өчен бер атнада бөтен эшен ташларга мөмкин. Син бүтән андый кешене беләсеңме?». «Белмим шул», дип җавап бирергә туры килде. Әмма Шамил абый шундый иде. Ул үзе өчен түгел, бүтән кешеләр өчен яшәде. Салават Салават инде ул Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов быелның 10 гыйнварында 55 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Филармониянең концерт залы өч көн дәвамында гөрләп торды. Җырлары да шәп, үзе дә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Тормышка аның үз карашы, үз фәлсәфәсе. Башкаларны дикъкать белән тыңлый, әмма үзенчә эшли, дип әйтергә мөмкин. Шунысы шәп: үзенчә дигәне яхшы, үзенчәлекле килеп чыга. Мин аңа гашыйк идем 1960 елларның башында Г.Тукай исемендәге филармония җитәкчеләре Илһам белән минем өчен яшьләр бригадасы төзеде һәм без Илһам белән берничә ел бергә эшләдек. Аның белән эшләгәндә, минем җаным тыныч иде. Илһам консерватория тәмамлаган, тавышы яхшы, көчле, матур. Тамашачылар аны бик тиз арада яратып өлгерделәр. Ул бик тиз популярлашты. Концертларда аңа аркаланырга, ышыкланырга була иде. Тукай башыннан сыйпар иде Кайвакыт, Тукай, дип әйтү җитә, Сәйдәш, дип, Яруллин, дип әйтү җитә. Халыкның уртак хисләрен бер йөрәккә, бер җанга туплаганнар алар. Илһам Шакиров шундыйлардан. Тыңлыйм, мине ул бик тиз җиремә кайтара, тарихыма кайтара, моңы, күңелнең уентыкларына кереп, язмышым буенча агарга тотына. Туфан Миңнуллин сәхнәсе «Сәхнә» журналы өчен язма сәхнә белән бәйле булырга тиеш дип, мин әтием Туфан Миңнуллин турында, хатирәләремне аның театрга булган чиксез мәхәббәтенә багышларга булдым. Саф мәхәббәт дигән матур сүз бар. Әти театрны, сәхнәне шундый саф мәхәббәт белән ярата иде. Шуңа күрә ул язучылыкта да драматургиягә өстенлек биргәндер. Сәхнәгә чыгып үзе уйнауны пьеса персонажларын уйнату белән «баскандыр». Әлмәндәр картның дусты Һидаят Айниятулла улы Солтанов 1915 елның 30 ноябрендә Чүпрәле районы Татар Убыс авылында туа. 1937 елны Татар театры техникумын тәмамлагач, Ташкент шәһәрендә татар театрында артист булып эшли башлый. 1940 елда Яңавыл театрыннан Совет армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышы беткәч 1947 елдан Галиәсгәр Камал исемендәге татар академия театры артисты. Учак янында «Аны очратсам – күңел сөенә. Эче-тышы тәңгәл килгән якты да кеше инде! Гүя Аллаһы Тәгалә туганда ук аның йөзенә учлап-учлап кояш нурлары сипкән...» Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Хәлим Бәдри улы Җәләлов турында сокланып менә шулай язып куйдым. Бәхетле яшьлектән – мәңгелек яшьлеккә «Венера Ганиева Виолетта партиясендә йолдыз булып балкыды. Җырчыны тавышы көчле, ул һичбер көчәнүсез, җиңел җырлый. Аның бай пианиссимосы югары регистрларда аеруча тәэсирле булды», - дип язган «Дагблад Флеволанд» гәҗите. «Венера Ганиеваның тавышы дөньядагы иң зур театрларны да бизәр иде», - дигән җырчыбыз турында Россиянең Зур театры солисты Владимир Кудряшов. Гөлназ Шәрипҗанова: «Илсур: «Син бу холкың белән кияүгә дә чыга алмассың», - диде» Күптән түгел генә эстрада дөньясына аяк бассалар да, аларның дуэты бүгенге көндә иң популярлар рәтендә йөри. Сүзем «Сагынасыңмы, саргаясыңмы” дип уен катыш моңаючы, Илсур һәм Гөлназ Шәрифҗановлар хакында. Шулай да алар үзләрен күбрәк алып баручылар рәтендә саный. Ни генә булмасын, бүген алар сәнгать дөньясына үз тырышлыклары белән юл ярып, ныклы адымнар белән атлап кереп килүчеләр сафында. Язучы җаны ник сызлана? Тормышының көзенә кереп барганда, вакыт яшь чактагыга караганда икеләтә кызурак чаба башлаган бер мизгелдә, адәм баласы, күңеленнән генә булса да, үткәненә ешрак әйләнеп карый башлый. Узган тормышының кыйммәте турында уйлана, эшләнеп бетмәгән эшләрен барлый, нәтиҗә чыгара. Кемдер үзенең яшәешеннән канәгать кала. Кабат яшәргә туры килсә, барын да элеккечә эшләр идем, дип уйлый ул. Очарованный танцем На камаловской сцене – необычная премьера. То, что она состоялась накануне Нового года и к тому же 21 и 22 декабря, когда мы отмечаем День рождения татарского театра, не случайно. Спектакль «Очарованный танцем» – настоящий праздник для зрителей, и не только для них. Это осуществлённая мечта для многих. Поставить на сцене драматического театра почти настоящий современный мюзикл – задача достаточно дерзкая. Удачный опыт уже был: в 2007 году зрительскую любовь снискала комедия Ф.Булякова «GO! Баламишкин» в постановке Ф.Бикчантаева. Но на этот раз режиссёр Ильгиз Зайниев и балетмейстер Салима Аминова постарались пойти дальше по этому пути, включив в постановку остросовременные ритмы… В началоНазад12345678910ВперёдВ конец Страница 3 из 36